Сөюдән кем туйган?
Сөюгә суаган җанга
Мәхәббәт булып тулдың.
Синнән очратып уңдыммы,
Әллә бөтенләй туңдым?!
Сөюгә суаган җанга
Мәхәббәт булып тулдың.
Синнән очратып уңдыммы,
Әллә бөтенләй туңдым?!
Сөю җырын җырла сөйгәнеңә,
Күңелләрең ихлас, саф икән.
Ул сөймәсә, әйдә, сөймәсен дә,
Сөюләрең әгәр хак икән.
Сөю җырын җырла сөйгәнеңә.
Синең белән табам җаныем
Яшәвемнең тәмен
Синең белән генә иркәм
Мәхәббәтем ямен.
Сөю итеп кабул итә йөрәк,
Ялкыннарда — янып-көюне.
Түзә алмам(им) күңелем газапына,
Чәчәк итеп өзмә сөюне!
Бер кем сине миндәй яратмас,
Бер кем сиңә миндәй җан атмас.
Бер йөрәктә ике саф мәхәббәт
Булмый, иркәм, шуны аңлачы.
«Сөяме бу, әллә юкмы?» — диеп,
Күңелеңә сагыш салмачы.
Күзләреңдә синең минем күзләр,
Моңнарың да синең минекеләр.
Елмаюың, сөйләшүең, көнләшүең
Минекедер, минекедер — минекеләр.
Карашларым белән эзлимен,
Назлы күзләреңне күзлимен.
Хыялым да тик син,
Уйларым да тик син —
Бары үзең генә белмисең.
Ничек табыштык без — аңлый алмыйм,
Фәрештәләр ярдәм иткәндер…
Моңа хәтле гөрләвекле язлар
Бездән башка ничек үткәндер?!
Сөюебез шаулап чәчәк атты,
Язларыбыз яңа башлана!
Кабул итче кайнар сөюемне —
Йөрәгеңнән сызып ташлама!