Сөям диеп яз әле

Иренеңдә синең яз тәме,
Күзләреңдә һаман яз әле.
Синнән башка көннәр ямьсез бит,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.

Сөюләрем яна-көя

Яраладым йөрәгемне, йөрәгемне,
Яшьләр туды күзләремдә, күзләремдә.
Рәнҗетәсең күңелемне, күңелемне,
Бозлы яңгыр сүзләреңдә.
Яши-яши, түзә-түзә, түзә-түзә,
Көннәр, айлар, еллар үтә.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, сөртә-сөртә,
Арабыздан сөю китә.

Сөюемне сагынам (икенче вариант)

Сиңа булган сөюемнән
Йөри идем тилмереп.
Бу дөнъяның бар бәхетен
Тик синдә генә күреп.
Тик синдә генә күреп.

Сөюебез әле алдадыр

Яз белән җәй — мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл — аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.