Яз килә (өченче вариант)

Кабат килә ямьле язлар,
Күңелләрне сөеп-назлап,
Якты кояш сибә нурларын.
Безнең өметләрне аклап,
Кошлар кайта туган якка,
Яңыратып шатлык җырларын.

Алтын көз икән!

Көзләр җитә нидер җитми төсле
Минем генә ярсу күңелгә
Хәтирәләр әллә нидән бүген
Моңнар булып җаннан түгелә.

Әбиләр чуагы (икенче вариант)

Күренеп күзләргә
Табигать үзгәрә.
Калдырып яшьлекне,
Керәбез көзләргә,
Әллә көз килгәнгә,
Яшь килә күзләргә.
Язларны, җәйләрне
Кайлардан эзләргә?

Көзге җыр (Көзге вальс)

Яфракларга сары төште,
Йөрәкләрне сагыш өтте,
Хушлашабыз инде җәй белән.
Әйтерсең дә сак белән сок,
Иртәгәсе кем бар кем юк,
Дөнья калыр синнән һәм миннән.