Мине юллар чакыра

Мине юллар, юллар чакыра…
Чакырган юл якын дус кебек;
Мине якын дусым чакыра икән —
Ерак аралар җирдә юк кебек,
Чакырган юл якын дус кебек.

Өфе юкәләре

Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.

Яз килә (беренче вариант)

Әллә кыш бетеп бара, тәрәзне ачып кара,
Кошлар сайраулары бүген моңлырак төсле.
Сыерчыклар кайтканнар, бердә карамаганнар,
Күрәсен сыерчыкларның сагышы көчле.

Ялгыз аккош күлләрдә

Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Парсызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк.

Юрүзәндә бер гүзәл

Таулар, кыялар, болын, тугайлар —
Ямь өсти сиңа иртән, Юрүзән.
Суларың эчкән, тавында үскән
Гөлләрдән күркәм синдә бер гүзәл.

Сакмар сукайлары

Сакмар сукайлары җырлап ага, 
Йөрәктә тибрәтә тавышын, 
Чыңгырап килгән моңны ишеттемме — 
Тарала да китә сагышым.