Юкка яшәмибез
Бар кешегә игелек эшли алмам
Изгелекләр өчен түләргә
Шуның өчен бер көн дә калдырмай
Тырышам кешеләргә бәхет теләргә.
Бар кешегә игелек эшли алмам
Изгелекләр өчен түләргә
Шуның өчен бер көн дә калдырмай
Тырышам кешеләргә бәхет теләргә.
Юллар көтә, юллар көтә,
Юллар көтә тагы да!
Үз юлымнан җилдерәмен
Язмышым кочагына.
Паровоз чакыра тагын
Ерак җирләргә,
Өйдә яту эшмени ул
Бездәй ирләргә!
Кеше аягы басмаган
Ком-чүлләрдә, сазларда
Тимер өзәр шәп егетләр
Көн-төн юллар салалар.
Таулар, кыялар, болын, тугайлар —
Ямь өсти сиңа иртән, Юрүзән.
Суларың эчкән, тавында үскән
Гөлләрдән күркәм синдә бер гүзәл.
Таулар, ташлар ярып борылып-борылып,
Юрүзәнкәй бик шәп агасың;
Көчле гайрәт белән дулкыныңны
Биек ярларыңа кагасың.
Кыйгы — Уфа юллары ла,
Җилләп оча тузаны,
Үтә яшьлек еллары шул,
Очкандай юл тузаны.
Юк, томаннар, капламагыз күгемне,
Ходай биргән миңа җырлы язмыш.
Томаннар, сез кермәгез күңелемә.
Мине моңсыз итү ялгыш.
Без бүген җыйдык дусларның
Иң якыннарын гына.
Бүләк итәбез җырларның
Иң матурларын гына.
Алло, алло юлдашмы без?
Кирәк иде шәп сәлам-җыр.
Әйе юлдаш, тик бер минут,
Бүләк әзер, бәхетле бул!