Әлли-бәлли, былбылым

Җилләр дә тынган инде,
Күлләрдә томан инде,
Син дә йокла, күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Бәлли-бәү, кызым!

Бәлли-бәү, кызым, күктә ай калка,
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү.
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.

Бишек җыры (җиденче вариант)

Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам — багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?

Бишек җыры (алтынчы вариант)

Күземнең нуры,
Күңлемнең җыры, —
Син бит, бәбкәм!
Син бит, бәбкәм!
Күзеңнән үбеп,
Җылытып, төреп,
Җырлый әнекәң,
Җырлый әткәң.