Яшьлеккә кайтырга юл бармы?

Елларның үткәнен сизмәдем,
Чәчемә сарылган карлары.
Кайнаган бозларда кайнадым:
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Кил инде

Ал чәчәкләр өзәм,
Юлларыңа тезәм,
Җыям сиңа чәчәк бәйләмен.
Тик син генә юк шул,
Йөрәгемдә ут шул.
Кайчан җитәр күңел бәйрәме?

Үзең килче…

Чакырма, килмим синең яныңа, мәхәббәтем,
Кайгы да салмам тыныч җаныңа, диеп әйттем.
Кыю бул, иркәм, дисең.
Йосыф булган кыю да… —
Ташлаганнар коега.

Үкенү (беренче вариант)

Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.

Үкенү (икенче вариант)

Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.