Шәҗәрә

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр-кайчан туган-үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кагәзьгә теркәгән.

Әнкәмдәй ап-ак мәчет!

Бар яхшылык, бар яктылык
Бары тик әнкәйләрдән.
Саклый аналар догасы
Каза һәм бәлаләрдән.
Әнкәйләрнең фатыйхасы —
Юлларда олы ярдәм.
Әнкәң аяк асларында —
Оҗмах ишеге, Адәм!

Һава фаҗигасе (Бала кайгысы)

Зәңгәр күктә тимер кошлар
Җанны телеп нигә оча?
Болытларда югалсыннар,
Кайгыларны яңартмыйча.
Кышкы көндәй кыска гомер.
Сиңа да — бер, миңа да — бер.
Бер гөнаһсыз сабыйларны
Ник үзенә алгандыр гүр?

Саклык банкы

Кем оекта, кем кыекта
Саклый тапкан акчасын,
Беркөн җирдә төзермен дип,
Гүзәл оҗмах бакчасын.
Акчаның милләте булмый.
Акча — акча инде ул.
Хәләл тапкан акчаңның син
Һәр тиененең кадерен бел!