Сөюдән кем туйган?

Сөюгә суаган җанга
Мәхәббәт булып тулдың.
Синнән очратып уңдыммы,
Әллә бөтенләй туңдым?!

Мәхәббәтем терәк миңа
Янып-көенгәнемдә.
Уңсам да, тулсам да риза
Сөеп-сөелгәнемә.

Онытылмас ядкәр булып,
Күңелләргә моң тулган.
Сөеп кара күзләремә
Сөелүдән кем туйган?!

Оставьте комментарий