Әйдә, дустым, уйна гармуныңны

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Үзәкләрне өзсен моңнары.
Чит җирләрдә йөрдем ятим сыман
Сагындырды татар (гармун) моңнары (җырлары).

Уйнама, гармун

Авыл өстенә авыр моң ята,
Кемдер өздереп уйната.
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл тын калып, тыңлыйдыр.

Уйнагыз, гармуннар

Җырлагыз, гармуннар,
Кошларның җырларын,
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр
Дөньяда никадәр
Сөйкемле җыр барын,
Соклангыч җыр барын.