Сөю җырым

Синең белән табам җаныем
Яшәвемнең тәмен
Синең белән генә иркәм
Мәхәббәтем ямен.

Синең белән бәхетле мин
Синең белән генә
Тоям мәхәббәт хисләрен
Нурлы күзләреңдә

Синең белән минем өчен
Тусын яңа көннәр
Синең өчен, минем өчен
Чәчәк атасын гөлләр

Синең белән минем өчен
Кошлар сайрасыннар
Синең белән минем өчен
Дуслар җырласыннар

Синең өчен җыям иркәм
Энҗеләрнең барын
Синең өчен гомеремне
Сиңа багышладым

Синең өчен бөтен дөньям
Синең өчен иркәм
Сине ничек сөюемне
Аңларсыңмы икән

Очып уйныйк әле әйдә
Күңелләрдә канат
Бергә җырлыйк сөю җырын
Кабат, кабат, кабат

Сөю уты балкып янсын
Безнең йөрәкләрдә
Таңнар атсын безне зурлап
Изге теләкләрде

Оставьте комментарий