Үкенеч…
Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.
Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.
Бармак очлары тисә дә,
Кагылма, — дисең, — үләм.
Аның саен мин ныгырак
Кочаклап сине үбәм.
Исеңдәме, ялгыш кына,
Син үземә күзләр салдың.
Ә мин, юләр, шуннан бирле
Телсез калдым, өнсез калдым.
Өзелеп яраттым,
Син диеп җан аттым,
Тиңләдем күгемнең аена.
Киттең дә югалдың,
Дөньяма моң салдың,
Күңелем зар елый, юксына.
Бергә булган көннәр,
Сихри айлар, төннәр
Яши күңел түремдә, түремдә.
Араларны ялгап,
Яратырга кабат
Телим бүген дә, бүген дә.
Үтеп бара безнең язлар…
Иртә язда назлаганнар,
Сагындырып җанны өзмәгез.
Бергә калып булыр иде,
Чаралары табылыр иде
Кирәк булсак әгәр сезгә без.
Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.
Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.
Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.
«Әтием!» — дияргә
Кызыгып үстем мин,
Күп вакыт үпкәләп яшәргә
Хакым юк икәнне
Мин үскәч бары тик аңладым.
Чакырма, килмим синең яныңа, мәхәббәтем,
Кайгы да салмам тыныч җаныңа, диеп әйттем.
Кыю бул, иркәм, дисең.
Йосыф булган кыю да… —
Ташлаганнар коега.