Карашларым белән эзлимен,
Назлы күзләреңне күзлимен.
Хыялым да тик син,
Уйларым да тик син —
Бары үзең генә белмисең.
Сөю уты белән шаярма,
Онытыр бу диеп уйлама,
Бәхетем дә тик син,
Өметем дә тик син —
Башкаларга берүк күз салма.
Алсу томаннардан юл ярдым,
Шатлыкларга аны юрадым.
Мәхәббәтем, нигә
Моңсу йөрәгемә
Утлы сагыш булып уралдың?