Шараным

Эй көмеш сулы чишмәләр
Иң матур урман безнең якта
Йөрәк җырларыңны кушып җырлыйм
Шараным синең хакта!
Шараным син минем туган илем
Йортым, гаиләм дусларым синдә!
Тырыш уңган халкың белән бергә
Мин дә яшимен бу җирдә!

Шәҗәрә

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр-кайчан туган-үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кагәзьгә теркәгән.

Шофер

Шофер, сии машинаң белән
Ил байлыгын ташып йөртәсең
Караңгы төндә дә,
Давыллы көндә дә
Барлык авырлыкларны
Җиңеп үтәсең.
Шофер, иркен зур юллардан
Кешеләргә бәхет илтәсең.

Шаяру

Чәчәккә күмелгән бакчаңда, әй,
Бүләкнең ниндиен бирим йөрәк сакчыңа?

Былбыл буламын,
Бакчаңда сайрыйм,
Сайравымны син тыңларсың,
Күңелемне аңларсың.

Шалт, Мөхәммәтҗан!

Мөхәммәтҗан унган кеше,
Гөрләп кенә бара эше.
Кай ара акча җыйган бит,
Кай ара акча җыйган бит,
Дача салдырып куйган бит —
Шалт, Мөхәммәтҗан!

Шәһәрдә җәй

Кояшлы иртә,
Кояшлы көннәр.
Шәһәрдә кызу,
Кайда соң җилләр?
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.
Түбәләр кыза
Һәм юллар кыза,
Һәм машиналар
Бер-берсен уза.
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.