Туганлыкның көче
Һәр чәчәкнең үз төсе бар,
Һәр чәчәкнең үз төсе.
Татулыкта, бердәмлектә
Туганлыкларның көче шул,
Туганлыкларның көче.
Һәр чәчәкнең үз төсе бар,
Һәр чәчәкнең үз төсе.
Татулыкта, бердәмлектә
Туганлыкларның көче шул,
Туганлыкларның көче.
Юксынам да сезне, чыгам кырларга,
Кырларда тирбәлә язгы томаннар.
Томаннар да никтер моңлы сыманнар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.
Күңелләрне күтәрергә
Янда якын дуслар бар.
Авыр чакта дуслар сирәк,
Кирәк була туганнар.
Сайрый бер кош моңсу йөрәккә,
Чайкала дус оя, тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар
Араларда кырлар, ураманнар.
Синдә — бер кан, миндә — бер кан,
Бер үк кан ага тамырдан.
Син — газиз туганым минем,
Бер нәселдән, бер ырудан.
Бездән әле гомер үтмәгән,
Мәшәкатьләре дә китмәгән.
Гомер аргамагын иярлик без,
Вакыт дилбәгәсен җибәрмик без.
Бик зур мөлкәтем бар бәхетемә,
Байлык түгел — туплап җыйганнар.
Сездән башка ничек яшәр идем,
Ярый әле сез бар, туганнар.
Уйнап-көлеп, бергә үстек,
Бер чирәмдә аунадык.
Төрле юллардан китсәк тә,
Туганлыкны сакладык.
Гаиләбез тату булып,
Җырлашып яшик әле.
Аңлап, сизеп бер-бер(е)безне,
Яхшыртып торыйк хәлне.
Илләребез берүк тыныч булсын
Кояш тигез сипсен җиргә нурын
Нарасыйлар белми үсмәсеннәр
Әти-әни дигән сүзнең барын