Вакыт җитмәде

Нигә микән әнкәй, йомшак сүзләр табып,
Яратуым сиңа әйтмәдем.
Кара — каршы утырып, ешрак синең белән,
Чәй эчәргә вакыт җитмәде.

Шәҗәрә

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр-кайчан туган-үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кагәзьгә теркәгән.

Нурлар чәчеп яшә, әнкәй!

Күңелләрең синең гөлләр кебек,
Йөрәгеңә күпме наз сыйган.
Син елмайсаң, әнкәй, әйтерсең лә,
Яктырыплар китә бар җиһан.

Җырла әле, әнкәй

Башын иеп бишек тирбәткәндә
Сүзсез генә нидер уйладың.
Нинди уйлар иде күңелеңдә?
Нинди моңнарыңны көйләдең?
Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.

Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.