Үтеп бара безнең язлар…

Үтеп бара безнең язлар…
Иртә язда назлаганнар,
Сагындырып җанны өзмәгез.
Бергә калып булыр иде,
Чаралары табылыр иде
Кирәк булсак әгәр сезгә без.

Ялгыз балан

Урман эче… Нәни алан…(Урман уртасында аклан,)
Аландагы ялгыз балан (Акландагы ялгыз балан)
Әнкәемне искә төшерде
Аның да бит язмышлары —
Газаплары, сагышлары
Ачы шушы балан шикелле.

Урамнарда буран

Урамнарда — буран…
Җаннарымда — буран…
Бураннарга дөньям уралган.
Җаннарыма сыймый,
Урамнарда уйный
Син кузгатып киткән бураннар.

Көзге җилләр

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.

Шиңмәсен сөю гөлләре

Көз җитсәдә яз ямьләрен саклый,
Түземле шул көзге чәчкәләр.
Алар бераз моңсу бусалар да,
Һаман әле нурлар чәчәләр.