Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып, шушы җиргә туып
Яшим әле, кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Өфе юкәләре

Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.

Өфе — Казан

Өфе — Казан калаларын
Якынайткан юллар бар.
Идел — Урал балаларын
Туган иткән моңнар бар.
Эх, Өфе, әй, Казан
Аерылмагыз бер кайчан.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Аерылмагыз бер кайчан.