Җырла әле, әнкәй

Башын иеп бишек тирбәткәндә
Сүзсез генә нидер уйладың.
Нинди уйлар иде күңелеңдә?
Нинди моңнарыңны көйләдең?
Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.

Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.