Йөрәк түрендә

Якыннарыбыз безнең мәңге үлми
Алар безнең йөрәк түрендә
һәрвакытта безнең янда булып
Күзәталар һава күгендә!

Әх, бер кайтсаңчы…

Эх, бер генә кайтып әйләнсәңче,
Ана, ата булган чакларга.
Үбеп, сөеп иркәләнер идем
Икесенең дә җылы кочагында.

Әти кайтыр төсле терелеп

Агым судай еллар узган саен
Үткәннәргә кайта күңелем.
Пилоткасын кырын салган килеш
Әти кайтыр төсле терелеп.

Хәтеремдә, әткәй

Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.

Хәтеремдә — Битаман

Әй Биектау ягы!

Бабайларның даны
Тарих булып хәтергә төшә:
Яралы җайдаклар,
Арган аргамаклар
Ашыт-судан иелеп су эчә.

Хәтер җыры (беренче вариант)

Бу тормышта беребез дә

Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннардан,
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс җырлар кала.

Хәтер җыры (икенче вариант)

Был тормышка беребез дә
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннәрдан —
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс (үлмәс) җырлар кала.