Тәрәзәңә пәрдә корма бүген

Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.

Яшьлеккә кайтырга юл бармы?

Елларның үткәнен сизмәдем,
Чәчемә сарылган карлары.
Кайнаган бозларда кайнадым:
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Әгәр мине шулай яратсаң…

Уянам да йоклый алмый ятам…
Уйлар баса кайчак төннәрен…
Нигә яшим бу фани дөньяда,
Кирәкмәсәм әгәр кемгәдер?!

Ялгыз әткәй

Төн уртасы… Авыл изрәп йоклый,
Тик бер тәрәзәдә ут яна.
Таңга хәтле әткәй газаплана,
Ялгызлыктан бәгъре сызлана.

Күңелең сынмасын

Тәрәзәңә бер көн бәрде карлы яңгыр…
Кемдер әйтте: «Түз син, язмышың шулайдыр…»
Китте ул ашыгып, китте ул хушлашмый,
Кемгәдер үпкәләп, дөньяны аңламый.