Гомер турасында баллада

Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең.
Теләкләрең, синең, хак сымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сымак.

Үкенеч…

Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.

Гомер (алтынчы вариант)

Яна-яна кәми барган шәмдәй
Көннән-көнгә гомер кыскара.
Туым белән үлем бер туганнар —
Җилеп кенә үтәр бу ара.

Гомер ике килми

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кайчан өзеләсен гомернең.
Ул бит мизгел генә, яшик гади генә
Бүгенгенең белеп кадерен.

Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып, шушы җиргә туып
Яшим әле, кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Бәхетле булсын һәркем (икенче вариант)

Бәхетле булсын һәркем
Күл артына төшеп кояш байый
Көннең болганышын туктатып
Сәгат кенә кеше гомерләрен
Бер туктамый саный тук та тук