Ялгыз болыт
Тәрәзәгә кемдер килеп: «Юл көтә!» — дигәч,
Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?
Тәрәзәгә кемдер килеп: «Юл көтә!» — дигәч,
Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?
Кояш сипсә генә җылы нурын
Чәчкәләр ачалар таҗларын.
Җылыны һәм язларны сагыныптыр,
Кошлар да кайта бит язларын.
Күршеләр тагын авылга кайтканнар.
Никтер зур итеп учакны якканнар.
Шул учакта кыздыралар җитмәсә,
Ис китәрлек,тәмле исле бер нәрсә.
Авызында бер теше юк,
Әйтерсең, аның эше юк.
Як-ягына карамый,
Ул авыл буйлап атлый
Түбән оч Вәли абзый.
Сәлам бирә аңа бар да,
Олылар да, балалар да:
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.
Әгәр миңа ат бирсәләр,
Утыр, кызым, чап диеп,
Заманасы шундый аның,
Чаба торган чак диеп,
Мин атны алыр идем,
Акъяр салыр идем,
Күзләрем караган якка
Арганчы чабыр идем.
Ак хыялым ал таңнарда
Тирбәлә рәшә кебек.
Ул мине чиксез-кырыйсыз
Җирләргә дәшә кебек.