Татарстаным минем

Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир —
Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Татар

Атлыйсың салмак кына син
Сукмагыннан тарихның.
Беркемгә ачу тотмыйча,
Үткәнеңне барлыйсың.
Төрле яктан тарткалыйлар,
Тырышып бүлгәләргә.
Бөеклегеңне яшереп
Караңгы күләгәгә.

Мишәрем

Телең бозык, диләр миңа,

Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Кайт, Чыңгызхан

Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.

Бөек татар

Сөйлисем дә килми,
Көйлисем дә килми,
Диварга да дәшүнең мәгънәсен күрмим.
Әллә олыгайдым,
Бәлки, күпне уйлыйм,
Тик шулай да, соңгы вакыт авыр йоклыйм.
Борчылам барсына,
Дөньяның зарына,
Бездән ниләр калыр, диеп дәвамнарга.
Тарихларда калды
Күмелеп милли байлык,
Аннан башка бит юк яшәү, — Аңла! Халкым!

Без татар егетләре

Шаулатып яшибез җирне,
Җил-давылларны җиңеп.
Нинди бәлаләр килсә дә,
Йөрмибез башны иеп.
Бирешмибез бернигә дә,
Без имән кебек эле.
Ишетсен, әйдә, бар галәм:
Без татар егетләре.

Җәлил йолдызлары

Озак килә озын юллардан
Җиргә ерак йолдыз нурлары…
Ерак йолдыз булып кабынган —
Әсирлектә илен сагынган
Җәлилнең дә үлмәс…
Җәлилнең дә үлмәс җырлары.