Сөю җыры (икенче вариант)

Сөю итеп кабул итә йөрәк,
Ялкыннарда — янып-көюне.
Түзә алмам(им) күңелем газапына,
Чәчәк итеп өзмә сөюне!

Бәхет итеп кабул итә күңел
Мәхәббәттә — янып-көюне.
Хыянәттән барма, яраланма,
Бәхет кошы булган сөюне.

Күз яшләрем тимим, ерак икән,
Гомер буе янып-көюдән.
Тормышта ямь табып яшәр өчен
Насыйп иткән Ходай, сөюне.

Оставьте комментарий