Ландышлар (беренче вариант)

Тәүге күкрәү белән илһамланып
Эзләгәндә парын язмышлар.
Язгы урман безне кавыштырды —
Хуш ис сибә иде ландышлар.

Лира җыры

Карт тирәкләр сорый: «Төн йокламый,
Ни уйлыйсың болай сеңелем?»
Мин үзем дә белмим, нәрсә булды,
Ниләр уйлый минем күңелем?

Ләйсән яңгыр яуганда

Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.

Ләйсән яңгыр

Исеңдәме, без очраштык язгы аланда,
Көмештәй сибәләп кенә яңгыр яуганда.
Яуды яңгыр, тәүге яңгыр,
Иң шифалы ләйсән яңгыр,
Ләйсән яңгырдай күңелгә
Бер көлде шат җыр.