Вакыт җитмәде

Нигә микән әнкәй, йомшак сүзләр табып,
Яратуым сиңа әйтмәдем.
Кара — каршы утырып, ешрак синең белән,
Чәй эчәргә вакыт җитмәде.

Вәгъдә бирдең

Син өзәсе алмалар да
Пешә көзен.
Алмагачлар елый гүя
Уып күзен.
Кайтырмын, дип биргән идең
Вәгъдә безгә,
Тору кирәк иде, әткәй,
Әйткән сүздә!

Вәгъдә бирәм, әнием

Әниемнең уйчан күзләрендә
Күпме моң һәм күпме сагыш бар.
Бар күңелен, йөрөк ялкыннарын
Һәрвакытта миңа багышлар.

Вакытларны булмый туктатып (беренче вариант)

Вакыт кылымнарын үрәм-сүтәм
Кыш-язларны көтәм һәрвакыт.
Агачларда алтын, чәчтә көмеш
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.

Вакытларны булмый туктатып (икенче вариант)

Мизгел кылымнарын үрәм-сүтәм
Кыш-язларын көтәм һәрвакыт.
Кышларымны гына, язларымны (көзләремне) гына,
Вакытларны булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Вәгъдә (беренче вариант)

Таң атканда, салкын чишмә буенда,
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.

Вәгъдәләр кирәкми

Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Бүтәндә синең уй хисләрең.
Үтсәгез парлашып,
Кошлардай сайрашып,
Нишлим соң, өзелә эчләрем (үзәгем)?