Җилкәннәр җилдә сынала
Бигърәк авыр дуслар синең арттан,
Яман уйлар уйлап калса да.
Дуслар әйткән авыр сүзләр дә бит,
Йөрәккә ук булып кадала.
Бигърәк авыр дуслар синең арттан,
Яман уйлар уйлап калса да.
Дуслар әйткән авыр сүзләр дә бит,
Йөрәккә ук булып кадала.
Әле дә син бар әле бәхетемә,
Мәхәббәтем, оҗмах җимешем!
Син бит миңа Ходай биргән бүләк,
Өлешемә төшкән көмешем!
Шәфәкъ нурларыннан эзлисеңме,
Алсуланып кояш батканда?
Өметләнеп мине көтәсеңме,
Сайрар кошлар канат какканда?
Мин бит синдә кояш күргән идем,
Җылытыр дип өшеткән җанны.
Күңелдәге ихлас яратуны
Тоялдыңмы икән син аны?
Сөюебез шаулап чәчәк атты,
Язларыбыз яңа башлана!
Кабул итче кайнар сөюемне —
Йөрәгеңнән сызып ташлама!
Гомерләр бирелә бары тик бер генә,
Кадерләрен аның бел генә, бел генә.
Тормышны бәхеткә, шатлыкка күмүче,
Без бит ул кешеләр, без генә, без генә.
Ходай безне сынаса да,
Язмыш безне кыйнаса да,
Сагышка юл куймабыз!
Без бит җиргә яшәр өчен,
Яшеннәрдәй яшьнәр өчен,
Җырлар өчен туганбыз.
Ашыгыгыз яшәп калырга,
Яшеннәрдәй яшьнәп алырга!
Күккә ашып, йолдызлардай балкып,
Җырлый-җырлый алга барырга!