Тещам минем

Бар бу дөньяларда
Ике бик шәп кеше
Аның берсе мин, кияү
Берсе минем теща!
Кияү җаныкаем диеп
Гел биеп кенә тора
Минем хатынны бары тик
Ул гына җиңә ала!

Сөйлә әле әнием серләреңне

Сөйлә әле әнием серләреңне
Утыр әле әнием яннарыма
Сөйлә әнием узган гомереңне
Күргәнеңне гомер юлларыңда

Ә мин кайттым әткәй үткәннәргә

Рәхмәт әйтәм һәрчак әткәй сиңа
Ураганда тормыш сукмагын
Әнкәй белән иңне иңгә куеп
Тәгәрәтәсез сез җир шарын!

Әниемнең матур гөлләре

Тәрәз каршысында, бакчада
Әниемнең матур гөлләре
Язлар җиткән саен елмаеп
Саләмлиләр әнием гөлләре.

Әниемнең яран гөлләре

Ничә еллар саклый туган нигез
Әниемнең йөрәк җылысын
Нурлы тәрәзәләр әниемнең
Хәтерлиләр җылы сулышын

Әйтер өчен табып булмый сүзләр

Тезелешеп, тәгәрәшеп үстек
Ишек алды яшел чирәмдә
Бар җылысын тигез бүлде әнкәй,
Җитсен диеп безнең гомергә