Алтын көз икән!

Көзләр җитә нидер җитми төсле
Минем генә ярсу күңелгә
Хәтирәләр әллә нидән бүген
Моңнар булып җаннан түгелә.

Авыл (Хушлашу)

Синең җылы яңгыр ява сибәләп.
Элек печән чапкан безнең болыннарны
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән быел мескен Гариф,
Әминәләр күчеп киткәннәр.
Урамнарда юк бер җан иясе,
Әйтерсең дә: агу сипкәннәр.

Ашкыну (беренче вариант)

Кояшлы язлар килә, нур беләк тула дөнья,
Әйләнеп бозлар дулкынга, чабалар ярга.
Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя…
Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!