Эх, Сабантуй, Сабантуй!

Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәйданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңын тыңлап,
Күңел ача Сабантуйларда.

Эх, дусларым (Гөрләшеп яшик)

Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә
Тормышым шәме пыскып янганда.
Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре дәва җаннарга.