Сөю җыры (беренче вариант)

Бер кем сине миндәй яратмас,
Бер кем сиңә миндәй җан атмас.

Яратмас, җан атмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Җаннар атып һич ярата алмас.

Бер кем синең җаның була алмас,
Бер кем синең ярың була алмас.

Була алмас, була алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Күңелеңә җырдай тула алмас.

Бер кем сине миндәй сөя алмас,
Юлларыңа чәчәк өя алмас.

Чәчәкләр өя алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Миндәй өзелеп сине сөя алмас.

Оставьте комментарий