Соңгы сөю (икенче вариант)

Гомерем буе көттем бу сөюне,
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар җитсә көттем тилереп.

Үкенеч…

Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.

Гомер (алтынчы вариант)

Яна-яна кәми барган шәмдәй
Көннән-көнгә гомер кыскара.
Туым белән үлем бер туганнар —
Җилеп кенә үтәр бу ара.

Гомер ике килми

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кайчан өзеләсен гомернең.
Ул бит мизгел генә, яшик гади генә
Бүгенгенең белеп кадерен.

Хатлар

Таңга кадәр утырып, хатлар язам тутырып,
Бу хатларым барып җитәрме?
Ярты юлда калмый, илтеп тапшырырга
Сабырлыгым җитеп бетәрме?

Түз инде, йөрәгем!

Типмәче шул кадәр, тынычлан йөрәгем,
Мин дә бар шул гаеп, артыгын йөкләдем!
Баглаган өметләр — буш булган, белмәдем,
Ул кадәр януның булмаган кирәге!

Үкенмә (икенче вариант)

Өзелеп яраттым,
Син диеп җан аттым,
Тиңләдем күгемнең аена.
Киттең дә югалдың,
Дөньяма моң салдың,
Күңелем зар елый, юксына.