Яшик хөрмәттә

Ялкыннан яралган, нур булып таралган, Нидән соң, ник гүзәл хатын-кыз? Аңласаң син аны, аңларсың дөньяны, Үтмәс лә гомерең һич ялгыз. Омтылыйк биеккә, ашыгыйк бәхеткә, Уздырмыйк без бушка гомерне. Уйларда уйланган, җырларда җырланган, Югалтмыйк яулаган кадерне. Гүзәллек, матурлык — ул үзе батырлык, Хөрмәтләп яшикче дусларны. Олыны олылап, кечене кечеләп, Яңгыратыйк бу дәртле җырларны. Хөрмәтләп баш иям, … Читать далее

Үпкәләмә миңа

«Ялынырсын әле!» — димә,
Миңа ачу саклама…
Яратуны өмет итмә,
Минем күңел — башкада!
Сөю газабында янма,
Якын алма җаныңа?!
Җавабымны дөрес аңла,
Җитәр, миңа табынма?!

Үзем аңлап алдым

«Сиңа атап яздым бу көйне» — дип
Миңа матур Бер көй уйнадың.
Яратулы назлы караш белән
Минем йөрәгемне яуладың.