Кыз җыры

Күзләремә бакты ярым: —
Яр, — диде, —
Сиңа гына әйтер сүзем
Бар, — диде.
Иреннәрең синең, ярым,
Бал, — диде. (Хе)
Хәтеремнән һич китмисең,
Яр! — диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде. (Хе)
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.

Кичке җыр

Айлы кич килде
Идел ярына.
Дөнья күмелде
Ай нурларына
Йолдыз артыннан
Йолдыз кабына/
Ә мин ашыгам
Кызлар янына.

Гүзәл-Гүзәлия

Күзем төште сылу-чибөргө
Менә кайгы — инде нишләргә?!
Айлы кичләрен дә,
Ямьле көннәрен дө
Сине уйлыйм, Гүзөл-Гүзөлем.