Сөюебез әле алдадыр

Яз белән җәй — мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл — аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.

Бизәкләрен җуя табигать тә,
Кыш алдыннан кала бөрешеп…
Урамнарны яңгыр айкый-чайкый,
Яшьләр йөрми анда көлешеп.

Көннәр төтенләгән учак сыман
Газаплана дөрли алмыйча…
Вакыт уңга-сулга бәргәләнә,
Үз-үзенә урын тапмыйча.

Ә безләргә тик көтәргә кала
Гөрләвекләр аккан язларны.
Карлыгачлар алып килер әле
Тәкъдирләребездә язганны.

Шыксыз көзләр, салкын кышлар узар,
Янәшәңдә, бәгърем, калырмын…
Сөю утын, ышан, сүндермәмен —
Кирәк булса, үзем янырмын…

Оставьте комментарий