Сөюне үпкәләтәсең

Бүген кинәт мин аңладым:
Карашларың ялган икән.
Сиңа булган өметләрем
Төштә күргән сыман икән.

Үзеңнән сине мәхрүм итү,
Хисләрдән бит читләтәсең.
Син бит мине түгел, җаным,
Сөюне үпкәләтәсең.

Син тудырган бу газаптан
Сызлый күңел, түзеп булмый.
Тик сөюемнең җепләрен
Берничек тә өзеп булмый.

Үзеңнән сине мәхрүм итү,
Хисләрдән бит читләтәсең.
Син бит мине түгел, җаным,
Сөюне үпкәләтәсең.

Оставьте комментарий