Иң зур ялгышым

Үз кулларым белән бирдем бәхетемне.

Җир йотмаган мине нигә шул вакыт?
Бөтен гомеремне бирер идем хәзер
Әгәр ялгышларны булса туктатып.

Горурлык дигән шайтан

Юктан гына үпкәләштәк,
Сизми калдык үзебез.
Сиздермәскә тырышсак та,
Моңсуланып йөрибез.
Бер карасаң, син дә хаклы,
Мин дә сыман гаепсез.
Араларда нигә һаман
Саклана соң бу томан?

Туган якка сәяхәт

Анысы да, монысы да гел кирәк,
Туган якка кайту гына бик сирәк.
Җырлар гына язабыз шул сагынып,
Әнкәйләргә, туган якка табынып.