Җәй уртасы
Гомеремнең җәй уртасы
Бар югалту, табышлары.
Күкрәүләре күкри әле,
Салмаклана агышлары.
Гомеремнең җәй уртасы
Бар югалту, табышлары.
Күкрәүләре күкри әле,
Салмаклана агышлары.
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Яшьлек дусларым, хыял кошларым,
Сез кайда икән, кайда, дусларым?
Хәбәрләр көтәм, уйлыйм кич-иртән,
Хәтер йомгагын сүтәм дә сүтәм.
Агыйдел күпере өстендә
Алтын ай, ярында таллары.
Моңланып тибрәлә, талпына
Өфемнең бәхетле таңнары.
Туфрагыңа, әнкәй, гөлләр чәчтем,
Сулар сибеп таңнар атканда.
Тыныч йокы берүк теләсеннәр,
Алар сиңа кояш батканда.
Очып кайтам, әнкәй,
Әнкәем, мин сине күрсәм.
Җаннарым тынычлана,
Яннарыңда рәхәт җанга,
Йөрәккәем шатлана.
Тугачтын да ак биләүгә биләп
Ак тәкъдирләр сорап Ходайдан,
Төн йокламый без үскәнне көткән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.
Ямьле язлар миңа бүләк итте
Мәхәббәтнең күптән көткәнен.
Бар булмышым белән тоям кебек
Иренеңдә синең яз тәмен.
Әллә нигә караңгыда түгел
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.
Белә микән еракларда
Ялгызым йөргәнемне.
Дөньяларның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.