Сөюемне сагынам (беренче вариант)

Сиңа булган сөюемнән
Йөри идем тилереп.
Бу дөньяның бар бәхетен
Тик синдә генә күреп.

Тормышымның нуры иде
Сиңа булган сөюем.
Һава кебек кирәк иде
«Мин яратам», диюең.

Бәхетемә атлап түгел,
Очып барала идем.
Юлымдагы авырлыклар
Чүп булып кала иде.

Дәрт тулы иде йөрәгем,
Бетмәстәй иде көчем.
Әллә ниләр эшли идем
Син мине күрсен өчен.

Сине бераз күрми торсам,
Көч бетсә яшәремә —
Чылана иде мендәрем
Татлы күз яшьләренә.

Дөньяда илаһи көч
Мәхәббәткә табынам.
Сине түгел. Сиңа булган
Сөюемне сагынам.

Оставьте комментарий