Алдалама мине

Көтәм сине, көтәм язлар җиткәч,
Көтәм сине, көтәм кышлар үткәч.
Килмисең син һаман,
Дәшмисең син һаман.
Мин бу өметкә түзә алмам.
Килмисең син һаман,
Дәшмисең син һаман.
Мин бу өметкә түзә алмам.

Алан чәчәкләре

Тәүге тапкыр синнән чәчәк алдым,
Тап шул килеш калдың хәтердә.
Алан чәчәкләрен күргән саен
Искә төшәсең син хәзер дә.

Алай димә

Мин синсез дә яши алам, димә,
Ялгышларга урын калдырма,
Эссе көннәрдә дә йөрәгемә,
Буранлатып карлар яудырма.
Салкыныңны өреп йөрәгемә,
Җаннырымны минем туңдырма.

Ал мине дә

Ал мине дә үзең белән бергә,
Китә күрмә ялгыз калдырып.
Аерылып калган аккош сымак,
Мин йөрермен синсез каңгырып.