Гомер ике килми

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кайчан өзеләсен гомернең.
Ул бит мизгел генә, яшик гади генә
Бүгенгенең белеп кадерен.

Чәнечкеле гөлем

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Тәүлек кенә аның гомере.
Күзен күккә төбәп,
Шатлык моңын көйләп,
Сүнә чәчәк, сүнә тилмереп.

Ышанма (беренче вариант)

Яратам, дип әйтүчеләр куптер,
Җиңел генә, бик тиз ышанма.
Куңелеңнең серле йомгакларын,
Чит-ятларга сөйләп бушанма.