Онытырга сине көчем юк…

Кайдан килгән сиңа,
Кайдан килгән
Бу чаклы да яман саранлык?
Җанкаемны фида кылганда да,
Йөрәгеңне яулар, йөрәгеңне яулар,
Йөрәгеңне яулар чарам юк.

Татар генераллары

Азатлык диеп, газап күргәннәргә
Чакыра халкым тавышлары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.