Акбузат
Тулпар акбуз ат — пар канатлы ат,
Очып кил яныма, бас син каршыма.
Мине алып бар Каф тау артына,
Алтын сарайдагы сылу янына.
Тулпар акбуз ат — пар канатлы ат,
Очып кил яныма, бас син каршыма.
Мине алып бар Каф тау артына,
Алтын сарайдагы сылу янына.
Яңгыратып бистәләрне,
Гармун уйный кичләрен.
Алтын телле гармун сөйли
Яшь егетнең хисләрен
Ераклаша гармун, китә-китә,
Ындыр аша болын юлы бар.
Кай арада яшьләр чыгып китә,
Искәрми дә кала олылар.
Үзәкне өздереп уйный гармун,
Моң агыла туган ягымнан.
Гармун моңы — авыл истәлеге
Йөрәкләрдә сабый чагымнан.
Өйләнергә дер калтырап яшибез,
Андыйларга кулны гына селтибез.
Өйләнергә исәп итсәң — димләрбез,
Бик акыллы чибәркәйне урларбыз.
Алды мине Рәбига
Безнең Милли музейга
Искелекне карарга
Булмасак та фанат.
Ә мин әйттем керүгә,
Гөлчәчәкне күрүгә,
Сезнең бу күргәзмәдә
Мин иң төп экспонат.