Әйдә, иптәш, кушыл безнең җырга

Әйдә, иптәш, кушыл безнең җырга,
Канатлы җыр ярсып-ярсып очсын еракка.
Киң урманнар, Идел тугайлары
Күкрәп китсен дәртле тавышка.

Җырлый тургай

Иртә таңнан, иртә таңнан
Киләм иркен кырга.
Һәм уятам, һәм уятам
Урман, тугайны.
Минем белән бергә,
Бергә эшкә чыга —
Күккә үрли сабан тургае.

Язлар булса…

Язлар булса, ярсып сайрар өчен,
Сыерчыклар канат кагына;
Сыерчыклар канат кагынганда,
Мәхәббәтем, сине сагынам.