Алай димә

Мин синсез дә яши алам, димә,
Ялгышларга урын калдырма,
Эссе көннәрдә дә йөрәгемә,
Буранлатып карлар яудырма.
Салкыныңны өреп йөрәгемә,
Җаннырымны минем туңдырма.

Мин синсез дә яши алам, димә,
Үкенерсең китеп югалгач,
Сүтүләре сиңа авыр булыр,
Тормыш җепләре бер чуалгач.
Көтүләре сиңа авыр булыр,
Яннарыңнан китеп югалгач…

Мин синсез дә яши алам, димә,
Эзләр булгач мине яңадан,
Давылларга каршы барып сакла,
Җилләр үтмәсен тик арадан.
Ялгызлыктан, җаным, аер мине,
Мәхаббәткә күм син яңадан…

Оставьте комментарий