Алан чәчәкләре

Тәүге тапкыр синнән чәчәк алдым,
Тап шул килеш калдың хәтердә.
Алан чәчәкләрен күргән саен
Искә төшәсең син хәзер дә.

Сиңа тиклем башка береү таңда
Миңа гөлләр бүләк итмәде.
Һәр ел саен туган көнем җитсә,
Миңа шул, көн-шул көн, җитмәде.

Гөлләмәләр була кочак-кочак,
Дуслар да күп төрле яшьтәге.
Барсы да бар, тик, син генә юксың,
Юк тагы да алан чәчәге.

Тәүге күкрәү булып килдең дә син,
Алып очтың бәхет күгенә.
Язгы бер җыр булып, бер моң булып,
Ләйсән булып калдың күңелемдә.

Оставьте комментарий