Ялгыз хатын (беренче вариант)
Ялгыз хатын — ялгыз каен,
Өзгәли көзне җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирләр…
Ялгыз хатын — ялгыз каен,
Өзгәли көзне җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирләр…
Юл буенда ялгыз калган
Сары чәчәк — сары көнбагыш.
Нигә синең күзләреңнән
Түгелә соң моңсулы сагыш?
Бүген очрашмадык. Үкенәсеңме,
Ялгыз үткәненә бу төннең?
Мин үкенәм. Син бит якты нуры
Туачак һәр таңның, һәр көннең.
Ап-ак күлмәк кигән алмагачлар,
Сөрмә тарткан уйчан сиреннәр
Йөрәкләрдә хисләр кайнаганын
Зур сер итеп әйтә иреннәр.
Язлар булса, ярсып сайрар өчен,
Сыерчыклар канат кагына;
Сыерчыклар канат кагынганда,
Мәхәббәтем, сине сагынам.
Язлар килә, язлар,
Кайта киек казлар.
Су буйлары ямьгә күмелә.
Син еракта торып калдың
Язлар белән бергә.
Ә бит язлар, ә бит язлар
Тагын килде җиргә.
Язлар җиткәч, кайтырмын
Кошлар кебек (булып) талпынып;
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны?
Көз инде, бу — кара көз инде.,
Агачлар да сулган, гөлләр дө,
Ашкынма, йөрәгем, ярсынма, түз инде,
Көз килгән бу кара көннәрдә.
Сагышланган чакларыңны
Салма гел хатларга син.
Мәхәббәт канатларында
Кил безнең якларга син.