Язны сагыну (икенче вариант)
Дим сулары шашып,
Ярларыннан ташып,
Шаулап ага язгы ташкында.
Күкрәгемдә ярсып,
Йөрәк тибә шашып,
Туган якларыма талпына.
Дим сулары шашып,
Ярларыннан ташып,
Шаулап ага язгы ташкында.
Күкрәгемдә ярсып,
Йөрәк тибә шашып,
Туган якларыма талпына.
Тау битендә алмагачлар тын калган,
Тынып калган кошлар яңа җыр башларга.
Олы юлда төнне ярып күренсә утлар,
Син дип торам, йөгереп чыгам каршыларга.
Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез менә,
Тик үзебез генә
Үзгәргәнбез бугай шул.
Алма чәчәге коела,
Таңда искән җил белән.
Белмисең бит хәлләремне —
Бер күрергә тилмерәм.
Алларымда шәм яктысы,
Яна гомер шәм кебек.
Җаным көя, сине, әнкәй,
Сагынып, күрәсем килеп.
Тагы озын юлларга чыгам,
Дога белән башлыйм юлымны.
Озатып килә таң йолдызы,
Жибәрми саклый ялгызымны.
Алда юллар, борма юллар,
Ни көтә борылышында.
Каршыма жилләр иссәдә,
Бәхетлемен язмышымда.
Чигә чәчләрем агарды,
Ак шәлләр ябынганга.
Ак шәл ябынганга түгел,
Иркәмне сагынганга.
Юлларыма чыкма — соңладың,
Күңелләрем тулы моңнарым.
Яшьлегемдә калды язларым,
Кабатланмас тәүге таңнарым.
Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш —
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Яз гына урамда, яз гына!
Җаннарны җылытырлык наз гына.
Син барда азынган күңел дә
Нигәдер гел сине сагына.
Яз гына урамда, наз гына…