Язлары еракта гомеремнең

Көз инде, бу — кара көз инде.,
Агачлар да сулган, гөлләр дө,
Ашкынма, йөрәгем, ярсынма, түз инде,
Көз килгән бу кара көннәрдә.

Көз инде, бу — минем көз инде,
Язлары еракта гомеремнең,
Нигә соң, нигә соң язлар дип тилердем,
Тибрәнде кыллары күңелемнең.

Нигә соң, нигә соң язлар дип
Бирелдем шашкын хис иркенө,
Язларым ерак бит, язмыштан узмыш юк,
Язмыштан узмаган беркем дө,
Язмыштан узмаган беркем дө.

Оставьте комментарий